Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 10 декабрьдә Инвалидлар декадасына йомгак ясалды. «НеЗаМи» ансамбле турында фильм һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча спектакль карау, танып-белү һәм күңел ачу очрашулары, мастер-класслар – бу һәм башка чаралар балалар күңелендә озак сакланыр.
Декада ахырында үзәкнең музыка җитәкчесе Е. Н. Иванова, тәрбияче Н. В. Савайтан, Яр Чаллы педагогия көллияте студентлары һәм «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкилләре белән берлектә, музыкаль танып-белү программасы әзерләделәр. Чарада 56 инвалид бала һәм 14 ата-ана катнашты. Волонтерлар барысын да күңелле концерт номерлары, уеннар һәм татлы бүләкләр белән сөендерделәр.