«Теплый дом» социаль приютында өйрәнү тренировкасы узды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

«Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 отряды» ФДКУнең 114 янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре Чүпрәле районы буенча Уби авылын саклау буенча аерым пост белән бергә «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрделәр. Чараның төп максаты – чын янгынга максималь якын булган шартларда кешеләрне ашыгыч рәвештә бинадан чыгару иде.

Социаль приют хезмәткәрләре үзләренең вазифа инструкцияләре буенча нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл белүләрен күрсәттеләр. Эвакуация тиз, оешкан төстә һәм паникасыз узды.

Чара ахырында Роман Колпаков социаль приют хезмәткәрләре белән янгынга каршы инструктаж үткәрде, тәрбияләнүчеләрне караучысыз калдырмаска, балалар белән әңгәмәләр, уеннар, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча дәресләр үткәрергә кирәклеге турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International