Яңа Чишмә интернат-йортында Инвалидлар декадасына йомгак ясадылар

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар уздырылды.

Әйтик, учреждение фойесында биредә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук адаптив өстәл уеннары буенча ярышлар уздырылды, шәфкать туташы Елена Черняк «Үзенчәлекле кешеләр» дигән лекция укыды, ә социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина тормышларында зур уңышларга ирешкән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында фильмнар һәм презентация күрсәтте. Өлкән шәфкать туташы чәчтараш хезмәтләре күрсәтте.

Так, в фойе учреждения организовали выставку творческих работ проживающих здесь людей с ограниченными возможностями здоровья. Также были проведены соревнования по адаптивным настольным играм, медицинская сестра Елена Черняк прочитала лекцию «Особенные люди», а специалист по социальной работе Гузель Мустафина показала мотивационные фильмы и презентацию про людей с ограниченными возможностями, которые добились больших успехов в жизни. Старшая медсестра провела акцию «Будем красивы!», оказав свои парикмахерские услуги.

Чараларга волонтерлар да кушылды, алар социаль хезмәт алучыларга бәйрәм концертлары бүләк итте. Интернат-йортта яшәүчеләрне «Сударушка» һәм «Русичи» ансамбльләре, «Зажигай» һәм «Миләш» төркемнәре, «Әти һәм кыз» дуэты үзләренең иҗади номерлары белән сөендерде.

Декада көннәрендә Яңа Чишмә интернат-йортына мәртәбәле кунаклар да килгән иде, алар арасында министр Эльмира Зарипова да бар. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә алар социаль хезмәт алучылар янына барып, гражданнарның яшәү шартлары белән таныштылар.

Шулай ук учреждениедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А. Л. Еронтьев, социаль яклау бүлеге начальнигы Н. Н. Гурьева, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре, кайбер авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук интернат-йортта яшәүчеләрнең авылдашлары да килеп киттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

Районның шәхси эшмәкәрләре Н. Галәветдинов, Д. Панфилов, Р. Билалов, Е. Козлов, В. Калмыков «Игелекле эшләр» акциясенә кушылдылар һәм интернат-йортка микродулкынлы мич, чәйнек, термопот, суыткыч, матраслы ике түшәк, ике тумбка, ике карават өстәле, азык-төлек җыелмасы бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International