Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар циклы узды. Декаданы танылган Ника Вуйчич турында «Чикләрсез тормыш» фильмын карау белән ачып җибәрделәр.
6 декабрь көнне учреждениедә төрле категория инвалидлар арасында өстәл уеннары һәм адаптив спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелде. Чара социаль хезмәт алучыларны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән иде. Җиңүчеләр дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
Декаданың тагын бер күңелле вакыйгасы – «Мәдәният волонтерлары» иреклеләр оешмасы бүлеге әзерләгән онлайн-концерт программасы.
Инвалидлар декадасы интернат-йортка башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева килү белән тәмамланды. Ул муниципаль район башлыгы Рәмис Сәфиуллов исеменнән җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерде. Очрашу барышында Наталья Васильевна гражданнарның яшәү шартлары белән танышты һәм социаль хезмәтләр алучыларның сорауларына җавап бирде.