Ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Кукмара районы учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хыялларын тормышка ашырдылар. Бүгенге көндә районда шундый 200 дән артык бала бар.
Берничә гаиләнең Яңа ел теләкләрен муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев шәхсән үзе башкара. Ул инде берничә гаиләдә булды һәм балаларга бүләкләр тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе бөтен Татарстан буенча үткәрелә. Әйтик, 13 декабрьдә акция Әлмәттә старт алды. Анда балалар теләкләре язылган чыршы башкарма комитет бинасында тора. Яшел Үзән районында ел саен үткәрелә торган акция 17 декабрьдә башлана, Нурлат районы хәйрия хәрәкәтенә 20 декабрьдә кушылачак.
Һәркем балаларның хыялларын тормышка ашырырга мөмкин.