Буа районында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә старт бирелде

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан республиканың Буа муниципаль районында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе старт алды.

Бүгенге көндә районда социаль куркыныч хәлдә булган 18 гаилә исәпләнә. Аларда 39 бала тәрбияләнә, алар барысы да Яңа ел могҗизасы көтә. Хәйрия акциясе кысаларында балалар Кыш Бабайга хатлар яздылар. Балаларның юлламалары белән чыршыны бизәделәр: теләгән һәркем балаларның хыялын тормышка ашыра ала.

11 декабрьдә шәхси эшмәкәрләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре алдында чыгыш ясап, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов быел бер генә бала да бүләксез калырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. Шулай ук ул җыелганнардан бу балаларга һәм аларның гаиләләренә киләчәктә дә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International