«Цифрлы үрләр 2021» IT-проектлар премиясе финалы гыйнвар аенда узачак

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

2022 елның гыйнварында Гайдар форумы кысаларында «Цифрлы үрләр 2021» IT-проектлар премиясенең финалы узачак.

Премия бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрүне, дәүләт структуралары эшчәнлеген камилләштерүне, шулай ук кеше тормышының социаль аспектларын үстерүне тәэмин итә торган IT-инструментларны эшләүчеләр арасында конкурс рәвешендә гамәлгә куелган. Премияне оештыручылар – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы.

Конкурста Россиядә теркәлгән физик һәм юридик затлар катнаша ала. Чарада катнашу бушлай.

Гаризалар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

- Мәктәптә белем алу өчен иң яхшы ИТ-карар;

- Югары белем бирү өчен иң яхшы ИТ-карар;

- Өстәмә белем бирү өчен иң яхшы ИТ-карар;

- Сәламәтлек саклау өчен иң яхшы ИТ-карар;

- Транспорт өчен иң яхшы ИТ-карар;

- Уңайлы һәм куркынычсыз тормыш өчен иң яхшы ИТ-карар;

- Акыллы шәһәр өчен иң яхшы ИТ-карар;

- Кече бизнес өчен иң яхшы ИТ-карар;

- Иң яхшы дәүләт сервисы;

- Энергетика өчен иң яхшы ИТ-карар;

- Цифрлаштыру таянычы.

Премия турында нигезләмә белән танышырга, шулай ук катнашу өчен гаризаны рәсми сайтта бирергә мөмкин: https://digital-summit.ru/. Гаризалар 2021 елның 23 декабренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International