Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2013 елның 31 мае, җомга

6 июньдә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла. Бу көнне эшсез гражданнарга автомат линияләрне көйләүче, бетончы, маляр-штукатур,  фасадчы, кассир, системалы программист һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.

Ярминкә сәгать 10.00да башлана.

Барлык сораулар буенча 8(8555)41-07-00 телефоны буенча чылтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International