Татарстанда хәзерге вакытта 22 мең эшсез кеше исәпләнелә

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда хәзерге вакытта 22 мең эшсез кеше исәпләнелә. Мондый мәгълүматны бүген үткән брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтте.

Ул хәбәр иткәнчә, республикада эшсезлеккә бәйле вазгыять - стабиль, агымдагы елның апреленнән сезонлы кимү күзәтелә. Учетта торган һәрбер кешегә мәшгульлек хезмәте ике вакансия тәкъдим итә ала. Әлбәттә, структур эшсезлек тә бар – вакансияләр белгечләрнең профиленә туры килмәскә дә мөмкин. Шулай ук 19 мең эшсез граждан булган кризиска кадәрге күрсәткечләргә әле һаман ирешелмәгән.

Хезмәт биржалары учетта торганнарга төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә. Алардан үз эшен ачарга теләгәннәргә ярдәм итү программасы аерым урын алып тора. Быелдан Татарстанда әлеге субсидия күләме 58,8 меңнән 117 мең сумга кадәр арттырылган. Шулай итеп, эшен башлый торган эшмәкәр, бизнес-план язып, аны укып, эшсезлек буенча ике еллык пособие алачак.

Татарстанда шулай ук модернизация һәм реструктуризация уздыра торган предприятиеләр өчен тиз арада белем алу программасы тормышка ашырыла. Республика бюджетыннан әлеге максатларга якынча 32 млн. сум бүленгән, бу акчалар 2,5 мең эшчене яңадан укыту һәм квалификацияләрен арттыруга җитәчәк.

Калуга өлкәсенең хезмәт, мәшгульлек һәм кадрлар сәясәте министры Ирина Подковинская сөйләвенчә, мондый программа өлкәдә юк, чөнки предприятиеләр әлеге максатларга үз акчаларын бүлеп бирәләр. Калган мәсьәләләр буенча, төбәктә Татарстандагы кебек программалар тормышка ашырыла. Мәскәү кунагы башкалада мондый программаның кризис вакытында гына эшләвен сөйләде. Шул ук вакытта Мәскәүдә ел саен 4,5 мең эшсез әзерлек уза.

Клара Таҗетдинова персоналны җыю, социаль адаптация буенча хезмәтләр күрсәтү, югары квалификацияле персонал туплау буенча мәшгульлек хезмәтләренең һәм кадрлар агентлыкларының уртак эшчәнлеге проекты эшләнүе турында сөйләде.

Хәзер “Яндекс” ярдәмендә шундыйрак проект эшләнелә. Хәзерге вакытта Job.ru белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International