Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Бергә тату гаилә» дигән балалар рәсеме конкурсында катнаштылар. Конкурс РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан оештырылды.
Россия Федерациясе Тикшерү комитеты оешу юбилеена багышланган конкурста катнашучылар – 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге шефлыкка алынган балалар махсус учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр.
Шушы көннәрдә конкурсның беренче этабы узды, аның җиңүчесе булып «Хыял» приютында тәрбияләнүче кыз бала танылды. Ул диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.