Минзәләдә тормышка ашырыла торган «Бишек» программасы конкурста 1 урынны яулады

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

25 ноябрьдә «Гаилә сәламәтлеге – милләт сәламәтлеге» VI Бөтенроссия фәнни- гамәли конференциясе кысаларында «Ана булу изгелеге – 2021» Бөтенроссия конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Конференциядә фәнни җәмәгатьчелек, профильле дәүләт учреждениеләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Бөтенроссия конкурсының жюри әгъзалары җибәрелгән гаризалар, катнашучыларның өстәмә мәгълүматлары нигезендә нәтиҗәләр чыгарды.

«Йөкле хатын-кыз һәм авыр тормыш хәлендә булган гаилә белән социаль эш буенча иң яхшы белгеч» номинациясендә беренче урынны Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Алена Валерьевна Филаретова алды. Әниләрнең яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын кисәтү һәм туучылар санын арттыру, гаилә институтын ныгыту буенча «Булачак әниләр» клубының «Бишек» программасы лаеклы бәя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International