Буа интернат-йортында эчке волонтерлыкны үстерәләр

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Социаль хезмәт алучыларның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерү, социаль адаптациясе өчен шартлар тудыру максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мәрхәмәтле йөрәкләр» дигән эчке волонтерлар отряды оештырылды. Хәрәкәт аның әгъзаларының иреклелеге, тигез хокуклылыгы нигезендә булдырылган һәм эшли.

Хәрәкәттә иҗади, социаль-хезмәт, социаль яктан файдалы һәм әһәмиятле эшчәнлектә катнашырга сәләтле социаль хезмәт алучылар үзләре катнаша. Бу эшне алар буш вакытларында башкаралар.

«Безнең социаль хезмәт алучылар волонтерлык – ул адаптациядә яки көндәлек тормышта ярдәм кирәк булган башка яшәүчеләргә чын күңелдән, бушлай ярдәм күрсәтү икәнлеген аңлый», – дип уртаклаша социаль эш буенча белгеч Д. В. Гыйльфанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International