Иртәгә Казанда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узачак

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Иртәгә, 31 нче май көнне, Казан зоопаркында “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелә. Әлеге чарада Татарстан Республикасының яшүсмерләр өчен махсуслашкан учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар катнашачак.
Бәйрәм республиканың “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәгълүмати-методик үзәге, шулай ук «Июль» Хәйрия фонды һәм  «Белладжио» ҖЧҖ тарафыннан оештырыла.
Бәйрәм кысаларында Казан зоопаркы буенча экскурсия, балалар спектакле, интерактив шоу уздырылачак. Шулай ук хәйрия ашы, бүләкләр бирү дә көтелә.
Бәйрәмнең башлану вакыты: 11.00
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International