Татарстанның мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән инвалидларның өчтән бере эшле була

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Исәптә торучыларның яртыдан күбесе генә чыннан да эшкә урнашырга телүләрен таный. Бүген брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова шулай дип белдерде.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эшкә урнашырга ярдәм итү программасына эш белән тәэмин итүчеләргә инвалидларны эшкә алу һәм аларга эш урыннары булдыру өчен стимул булдыру һәм бу эш урыннары чыгымнары өчен компенсация түләү керә. Бүген андый компенсация 66 мең сум тәшкил итә. Министр урынбасары сүзләренә караганда, Татарстанда барлыгы эшкә яраклы яшьтә 77 мең инвалид бар, аларның 65 меңе эшли. Бу 12 мең кеше эш урынына дәгъвә белдерә дигән сүз. Узган ел ТРда мәшгульлек үзәкләренә инвалидларның 32 проценты мөрәҗәгать иткән.
Узган ел өлкәдә үзәккә мөрәҗәгать иткән 47 процент инвалидны эшкә урнаштырдык, дип сөйләде, Калуга өлкәсе хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Ирина Подковинская. Шулай ук күп кенә предприятиеләр квотаны 2 процентка арттыруы нәтиҗәсендә законга да үзгәрешләр кертелде. Хәзер өлкә бюджеты беренче ярты елда квотадан тыш эшкә алынган инвалидка хезмәт хакы түләү чыгымнарын компенсацияли.
Мәскәү Үзәк административ округы халык мәшгульлеге үзәге директоры Александр Павличенко мәгълүматларына караганда, узган ел инвалидларга эш урыннары булдыру өчен 1 млрд. 600 мең сум сарыф ителгән. Бу урыннарга 1,5 мең инвалид эшкә урнашкан. Бер урынны җиһазлау 600 мең сумга төшә.
Мәскәү түрәсе Татарстан хезмәттәшләре эшенә бәя биреп, республикада ведомствоара проблемаларны бетерергә, инвалидлар өчен эш урыннарын оештыруны бөтенләй башкача башкарырга, инвалидларның эшмәкәрлек сәләтен үстерергә кирәклеген билгеләп үтте.
Клара Таҗетдинова мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән Татарстан инвалидлары арасында сораштыру үткәргәннән соң аларның бары тик 55 проценты гына чынлап торып эш эзли, ә калганары бары тик пособие алу өчен генә килүе билгеле булды, дип белдерде. Мондый проблема эшсезләрне башка категроияләре арасында да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International