Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Тарих
Министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм территориаль органнар
Иҗтимагый совет
Дәүләт программалары
Дәүләт хезмәтләре
2026 елга ачык максатлар һәм бурычлар
Цифрлы трансформацияләү
Эшчәнлек
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Милли проектлар
Эшчәнлек юнәлешләре
Планнар һәм проектлар
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы тору
Конкурслар һәм акциялар
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү
Мәгълүмат-статистика
Файдалы мәгълүмат
Ситуацион үзәк
Инвалидлар, ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый берләшмәләрен (оешмаларын), социаль эшкуарларны һәм СЮ КБО ярдәм итү
Документлар
Норматив документлар
Җайга салу буенча йогынты ясауны бәяләү
МОНОПОЛИЯГӘ КАРШЫ КОМПЛАЕНС
Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән яклау
Методик материаллар
Архив
Матбугат хезмәте
Атналык план
Сайтны алып бару
Яңалыкларга язылу
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Законнар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бушлай юридик ярдәм
Кирәкле мәгълүмат
Хезмәт хакы түләүне тоткарлау турында шикаятьләр
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
Күп акча алырга теләсәң - эшләргә өйрән
2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Яшь белгечләрнең күбесе эш урыннарында хезмәт хакларының аз булуыннан зарлана. Ә эш бирүчеләр исә яшь белгечләрнең һөнәри әзерлекләре түбән булуын ассызыклый. Бу яшьләрнең таләбе аларның мөмкинлекләренә туры килми дигән сүз.
Әлеге мәсьәлә республикабызда иң актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Аны чишү өчен вакыт һәм бик зур тырышлык кирәк. Моның шулай булуын Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының чираттагы коллегия утырышында министр
Айрат Шәфигуллин
да билгеләп узды. Чара республиканың хезмәт базарын көйләүдә мәшгульлек үзәкләренең тоткан ролен ачыклауга багышланды.
«Яшьләр үзләренең беренче эш урыныннан ук зур акчалар өмет итә. Ә чынлыкта исә аларның мөмкинлекләре эш бирүчеләр куйган таләпләргә җавап бирми», - дип белдерде министр үзенең чыгышында. Аның сүзләренә караганда, әлеге проблеманы чишү өчен, беренче чиратта, яшьләр белән эшләү кирәк. Алар һөнәри яктан гына камилләшеп калмыйча, белемнең үз киләчәкләре өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңларга тиеш.
Эшсезләр саны әкренләп кими
Татарстандагы эшсезлек дәрәҗәсенә килгәндә, 22 майга республиканың мәшгульлек үзәкләрендә барлыгы 22 меңнән артык кеше хисапта торган. 2013 елның беренче кварталында аларның саны бераз арткан булса, хәзер исә, киресенчә, эш таба алмаучылар саны кимүгә таба бара, ди. Эшсезлек иң түбән булган төбәкләр рәтендә Лаеш, Питрәч, Актаныш, Апас районнары. Бу күрсәткеч иң югары булган шәһәр исә - Кама Аланы.
Әлеге мәгълүматларны чарада катнашучылар игътибарына хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары
Клара Таҗетдинова
җиткерде. Ул инвалидларны эшкә урнаштыру белән бәйле проблемаларга аеруча басым ясады.
Бүген республикада 292 мең инвалид исәпләнә, аларның 77 меңе эшкә яраклы кешеләр. Хәзерге вакытта шуларның 63 меңе эшли. 2012 елда инвалид өчен бер эш урыны булдыруга 50 мең сум бүлеп бирелгән булса, быел исә бу сумма 66,2 мең сум тәшкил итә. Шунысы кызганыч, мәшгульлек үзәкләрендә хисапта торучы инвалидларның бары тик 55 проценты гына эшләргә тели. Калганнары исә эшсезлек буенча пособие алу өчен генә килә икән.
Коллегиядә катнашучылар инвалидларның һәрберсе белән индивидуаль рәвештә эшләргә кирәк дигән уртак нәтиҗәгә килде. Мөмкинлекләре чикле ватандашларның эш сорап килүен көтеп утыру да дөрес түгел. Аларның үзләрен эзләп табарга һәм һәрберсенә яраклы эш тәкъдим итәргә тырышырга кирәк.
"Интертат.ру" электрон газетасы материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
«Гаиләлек автобусы» Алабуга шәһәрендә
Алабуга муниципаль районы «Гаиләлек автобусы: традицияләр юлда!» республика проекты маршрутының чираттагы ноктасы булды. Чаралар программасы «Барс» яшьләр үзәге базасында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең «Астра» реабилитация үзәге белгечләренең актив катнашуы белән узды.
«Балкыш» приютының тәрбияләнүчеләр чын коткаручыларда кунак булды
Нижнекамск районының «Балкыш» балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре 62 нче янгын сүндерү бүлегенә барды. Тәрбиячеләр сүзләре буенча, бу визит кызыклы экскурсия генә түгел, ә мөһим иминлек дәресе дә булды.
Пионер десантының экологик акциядә катнашуы
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Буа муниципаль районы ветераннар Советы белән берлектә элеккеге пионерларның булмавын исбатладылар.
«Изгелек» үзәге реабилитантларын продуктларны онлайн сатып алуга өйрәтәләр
20 майда Яр Чаллы шәһәренең мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү «Изгелек» үзәге социаль хезмәтләре алучылары өчен цифр сәламәтлекне үстерүгә юнәлдерелгән чара — «Онлайн-продуктларны ничек сатып алырга» мастер-класы үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз