Иртәгә министрлыкта "Җиңүне олылыйбыз, каһарманнарны хәтерлибез" һәм "Киләчәк - безнең кулларда" дип исемләнгән конкурсларның җиңүчеләрен тәбрикләячәкләр

2013 елның 28 мае, сишәмбе
29 май көнне министрлык бинасында министрлык карамагындагы һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар арасында фәнни-тикшеренү хезмәтләре буенча “Киләчәк безнең кулларда” һәм "Җиңүне олылыйбыз, каһарманнарны хәтерлибез" дип исемләнгән рәсем конкурсларының җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.
Әлеге бәйгеләрнең  максаты  һөнәри белем учреждениеләрендә укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдән гыйбарәт иде.
Билгеләп үтик, “Киләчәк безнең кулларда” дип исемләнгән республикакүләм бәйгедә катнашучылар  “Мин һөнәрдә” һәм “Мин тәкъдим итәм”, “Минем иҗтимагый позициям”,  “Минем һөнәри сәләтем” номиниацияләре буенча хезмәтләр тәкъдим иттеләр. Ә рәсем конкурсына исә 52 башлангыч һәм урта һөнәри белем учрежденисеннән 144 эш тапшырылган иде.
Бүләкләү тантанасы иртәгә, министрлыкның киңәшмәләр залында 15.00 сәгатьтә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International