12 ноябрь көнне Казан шәһәренең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы булачак әниләр өчен тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде. Чара 15 нче номерлы хатын-кызлар консультациясе базасында узды.
Дәрес бала табу алдыннан уңай кәеф, тирә-юнь белән гармонияле мөнәсәбәтләр формалаштыруга, нерв-мускул һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән иде. Очрашу мини-дискуссия белән башланды, аның барышында йөклелек вакытында эмоциональ хәл, кәеф үзгәрү һәм алда торган бала табулар алдыннан киеренкелекне киметү алымнары турында фикер алыштылар. Шулай ук булачак әниләр белән сулыш гимнастикасы һәм күнегүләр үткәрелде.
Гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында әңгәмә барышында катнашучыларга якыннары белән ышанычлы мөнәсәбәтләр мөһимлеге турында искә төшерделәр. Очрашу релаксация сеансы белән тәмамланды.
Хатын-кызлар тренингта актив катнаштылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аларның барысына да «Бала табуга әзерлек» дигән белешмәлек тапшырылды.