«Веста» социаль ярдәм үзәгендә «Аеклык ноктасы» клубы эшли

2021 елның 12 ноябре, җомга

10 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Чарада катнашучылар үзләре, хис-тойгылары белән идарә итәргә өйрәнделәр.

Белгеч тәкъдим иткән күнегүләр җыелганнарга үз фикерләрен һәм тойгыларын аңларга һәм кабул итәргә ярдәм итте. Катнашучылар сүзләренә караганда, дәрес аларга үзләре, үз тормышлары турындагы тискәре фикерләр агымын туктатырга һәм уңай үзгәрешләргә ачылырга мөмкинлек бирде.

Чара ахырында «Веста» үзәге белгече барлык катнашучыларга «Эчке хаосны туктатырга» дигән белешмәлек тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International