Казанда халыкны эш белән тәэмин итү программасы нигезендә иң актив, нәтиҗәле эш алып баручы оешмаларны билгеләделәр

2013 елның 28 мае, сишәмбе

Башкалада Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе һәм шул ук районнарда урнашкан мәшгульлек үзәкләре инициативасы буенча "Кадрчы көне" уңаеннан тантаналы утырыш булып узды.

Бу көнне, үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча, халыкны эш белән тәэмин итү төбәк программаларын иң актив һәм нәтиҗәле үтәүче 20 предприятие һәм оешма билгеләнде.   Барлык катнашучылар Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрацияләренең, шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау хатлары белән бүләкләнде. Аларга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International