«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә соңгы кыңгырау чыңлады

2013 елның 28 мае, сишәмбе
Казанның “Апрель” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы чара булып узды.
Быел сентябрь аенда аутистик спектрлары бозалган балаларны мәктәпкә әзерләү өчен класс ачылган иде. Май аенда исә биредә беренче соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелде.
Бәхетле ата-аналар һәм аларның балалары игътибарына “Апрель” тәрбияләнүчесе Алинә Минимуллинаның авторлык шигырьләре, Нияз Хангариевнең вокалы, укуны тәмамлаучылар Артур Юнусов белән Ольга Жданова чыгышлары һәм башка кызыклы концерт номерлары тәкъдим ителде.
Чара Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте белгеченең тантаналы сүзе һәм һавага шарлар очырту белән тәмамланды.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International