Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 768 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 12 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яшел Үзән һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 10 ноябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 400 һәм 156 эшсез кеше исәптә тора.
Эшсезләр санының артуы Яр Чаллыда (+2) һәм Алабугада (+11) күзәтелә.
Менделеевск һәм Чистайда атна эчендә хәл үзгәрмәгән, анда элеккечә 36 һәм 189 эшсез исәпләнә.