Деменцияне профилактикалау һәм карамактагыларның мускулларын тонуста тоту максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре көн саен эспандер белән күнегүләр үткәрәләр.
Куллар – көч, кешеләрнең чыдамлылыгы һәм продуктивлылыгы нигезләренең берсе. Эспандерны кысып кулларны һәм бармакларны ныгытырга була. Бу җайланманың файдасы аның бармак, кул, иңсә мускулларын эшләтеп, организмга көч бирүе белән аңлатыла.
«Көндәлек күнегүләр нәтиҗәсендә мускулларның хәле яхшырды, кул кысу көче ныгыды, өлкәннәргә бармаклары белән предметларны тоту җиңелрәк, нерв киеренкелеге кимеде, эшкә сәләтлелек артты», – ди медицина белгече Эмиль Газизов.