Татарстан моношәһәрләрендә эшсезләр саны кабат үзгәрде

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 212 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 19 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 27 октябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 269, 415 һәм 765 эшсез кеше исәптә тора.

Эшсезләр санының артуы Алабуга (+2), Менделеевск (+1) һәм Кама Аланында (+1) күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International