Зәй районында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә уңышлы укыталар

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Өлкән кешене яки инвалидны озак вакыт карау системасына кертү аның башка шәһәрдә яшәүче яки эш белән мәшгуль булган туганнарына борчылмаска мөмкинлек бирә. Кешегә социаль пакет кысаларында хезмәтләрне социаль хезмәткәр күрсәтәчәк. Әмма тормыш хәлләре төрле була: кешегә ярдәм социаль хезмәткәр киткәннән соң да кирәк булырга мөмкин. Авыру кешене мөстәкыйль карарга теләүчеләр дә бар. Бу аларның хокукы. Өлкән кеше яки инвалидны туганнары, якыннары карыйсы килү бик әйбәт. Әмма барысы да моны ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеген белми. Озак вакыт карау системасы социаль сервисларның берсе – Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе мөмкинлекләреннән файдаланырга тәкъдим итә.

Зәй муниципаль районында Карау мәктәбе «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшли. Агымдагы елның дүртенче кварталында дәресләр социаль хезмәтләр алучыларның туганнарына юнәлдерелгән.

Килеп туган эпидемиологик вәзгыятьне һәм туганнарның эштә мәшгульлеген, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның чикләүләрен исәпкә алып, һәр кеше өчен индивидуаль укыту программасы эшләү турында карар кабул ителгән. Карау мәктәбе укытучысы һәм җәлеп ителгән Зәй үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре карау, ашату, тәнне эшкәртү, эчке киемне алыштыру, техник тернәкләндерү чараларыннан файдалану кагыйдәләренә һ. б. өйрәтәләр.

Менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге бүлектә социаль хезмәт алучыларның туганнары да игътибардан читтә калмый. Алар өчен Карау мәктәбендә психолог белән индивидуаль дәресләр һәм табиб-психотерапевт белән кече төркемнәрдә дәресләр оештырыла. Дәресләрдә менталь тайпылышлары булган кешеләр белән мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре, мондый кешеләрне социальләштерү кебек мөһим мәсьәләләр карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International