Шашка һәм дартс буенча ярышлар «Изгелек» үзәгендә узды

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

11 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Татарстан Республикасы инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы «Спорт хәрәкәте» рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Ярышлар «Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында узды һәм Әтиләр көненә багышланган иде.

Оештыручылар барлык әтиләрне яңа бәйрәм белән котладылар, уенда катнашучыларны сәламләделәр, эпидемиологик вәзгыять буенча барлык таләпләрне үтәү кирәклеге турында инструктаж үткәрделәр. Аннан соң ярышлар кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Социаль хезмәтләр алучылар үзләренең физик мөмкинлекләре буенча уенның бер төрен сайладылар: актив катнашучылар – дартс, аз мобильле – шашкалар.

Әсхәт Фәргать улы шәһәр Советы депутаты, «Автократ» ҖЧҖ генераль директоры Илнур Исмәгыйлев һәм барлык коллектив исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр, шулай ук барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырды.

Ярышлар дустанә һәм бәйрәм атмосферасында үтте. Катнашучылар чараны оештыручыларга бик рәхмәтле калдылар.

Чарада 70 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International