Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 5 нче октябрьдә «Туган телдә шигырьләр укыйбыз» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чараны тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова үткәрде.
Тәрбияләнүчеләр әсәрләрне сайлауга бик җитди карадылар һәм һәркем үз туган телендә танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды. Балаларның чыгышлары туган телгә мәхәббәт хисе белән сугарылган иде.
Мондый чаралар, тәрбияче сүзләренә караганда, туган телгә сакчыл караш формалаштыра.