Казанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эш бирүчеләр белән бергә мәшгульлек хакында фикер алыштылар

2013 елның 22 мае, чәршәмбе
Кичә башкаланың Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында урнашкан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә район администрацияләре белән берлектә түгәрәк өстәл булып узды. Биредә ике район җирлегендә урнашкан предприятие һәм оешма вәкилләре дә катнашты.
Әлеге чарада мәшгуль булмаган инвалидларны эш урынлы итү, эшсез гражданнарның үзмәшульлеге, балага 3 яшь тулганчы декрет ялында утыручы хатын-кызларны укыту һәм кабаттан зәерләү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү кебек сораулар да читтә калмады.
Белгечләр исә үз чиратында әлеге эш юнәлешләре буенча кыскача сыйфатламалар һәм слайдлар тәкъдим иттеләр. Түгәрәк өстәлдә катнашкан һәркем кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International