Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 30 нчы гыйнвардан 6 нчы февральгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 5 авыр һәм 5 үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән.