Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Халыкара футбол лигасы турнирында Яшел Үзән интернаты төркеме өченче урын яулады

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Яшел Үзән психоневрологик интернатының футбол командасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бишенче Халыкара футбол лигасы Ceni Cup 2013 турнирында катнашты.
Бу чара 15-16 майда Нижгород өлкәсендә урнашкан “Зөбәрҗәт” (“Изумруд”) ял итү базасы территориясендә үткәрелде. Яшел Үзән интернаты җыелма командасында 11 кеше уйнады.
Футбол турниры Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия, Чувашия республикаларыннан, шулай ук Иваново, Киров, Ярославль, Владимир, Нижгород өлкәләреннән 12 төркемнең тантаналы төзелеше белән ачылып китте. Киеренке ярыш нәтиҗәсендә Яшел Үзән интернаты төркеме лаеклы өчен урын яулады.
Интернатның җыелма командасы турнир оештыручыларына, аеруча Роберт Ляхотка рәхмәт  белдерә. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International