Яр Чаллының эшсез гражданнарына эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2013 елның 21 мае, сишәмбе
23 майда  Чаллының “КАМАЗ” мәдәният йортында гомумшәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк. Биредә 22 предприятенең кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә. Алар арасында «КамгэсЗЯБ», «Форд Соллерс Алабуга» ҖЧҖләре, «КАМАЗ» Кузнечный завод» ААҖ, «КАМАЗ» Прессово-рамный завод ААҖ, «ПАК-Инвест» ЯАҖләре дә бар.
Эш бирүчеләр бу көнне хезмәтне саклау буенча инспектор, эшләрне бүлеп бирүче, инженер-технолог, токарь-расточник,  штамповщик, маляр, слесарь-инструментальщик, хокукый бүлек башлыгы, ЭИМ операторы, тракторчы, электромонтер кебек белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.
Чарага килүчеләр оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәткә түләү, гарантияләр, эш үзенчәлекләре, вакансияләр, графиклар хакында булган барлык сорауларын да бирә алачаклар.
Ярминкә иртәнге сәгать 10да башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International