Минзәләдә урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Татарстанның чиста урманнары" дип исемләнгән экологик акция кысаларында инвалид балалар катнашында чара үткәрелде. Бу көнне балаларга "Урман һәм аның мәгънәсе" дигән экологик фильм күрсәтелде, әңгәмәләр үткәрелде, паркка экскурсия оештырылды. Тернәкләндерү үзәгендәге балалар табигать һәм кеше өчен урманның дәвалау сәләте, санитар-гигиена буенча әһәмияте турында да бик күп файдалы мәгълүмат тупладылар.