Бөгелмәнең “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эгологик тәрбиягә зур игътибар бирелә.
Биредә үткәрелгән “Яхшы эшләр” исеме астындагы экологик десант үзәк карамагындагы балаларга тирә-юньне саклауда изге гамәл кылырга мөмкинлек тудырды. Бу көнне алар утырту материаллары җитештерделәр, чәчәк түтәлләре ясадылар, төрле кызыклы ярышларда да катнаштылар.
Хезмәт инструкторы Т.Шакирзянова үткәргән дәрестә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар ландшафт эшләренең технологиясе, бакча җиһазлары белән танышты.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, агротерапия авыру белән көрәшергә, үз-үзеңне тота белергә, аралашырга һәм коллективта эшләргә өйрәтә.