8 сентябрьдә «Бергә – балалар хакына!» XII Бөтенроссия форумы кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры «Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшләүдә социаль инновацияләр» дигән түгәрәк өстәлдә катнашты. Людмила Симонова чарада катнашучылар белән «Үсешләрендә бик күп тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында балалар өчен кыска вакытлы тору төркемен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Әлеге проектны тормышка ашыру Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан үткәрелә торган конкурста җиңү ярдәмендә мөмкин булды. Проектның максатчан төркеменә 29 бала һәм аларның әти-әниләре кергән. Грант акчасына тернәкләндерү җиһазлары һәм альтернатив коммуникация чаралары сатып алынган.
Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә комплекслы үзәк базасында балалар өчен кыска вакытлы тору төркеме ачылды, анда галокамерада сәламәтләндерү сеанслары, сенсор бүлмәсендә коррекция-үсеш дәресләре, уен бүлмәсендә һәм лекотекада дәресләр үткәрелә.
Бүген үзәк базасында Яратучы ата-аналар клубы, Үсешләрендә бик күп тайпылышлар булган балаларны тернәкләндерү һәм үстерү мәктәбе эшли, аларда ата-аналарны бала тормышы һәм үсеше өчен оптималь мохит булдыру күнекмәләренә өйрәтү буенча, өйдә үстерү алымнарына өйрәтү буенча төркемле дәресләр үткәрелә, индивидуаль социаль-педагогик консультацияләр күрсәтелә. Учреждениенең биш белгече Санкт-Петербургта һәм Волгоградта шундый балаларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә квалификацияләрен күтәрделәр.
Проект әле гамәлгә ашыру стадиясендә, әмма билгеле бер эш нәтиҗәләре бар инде. Гамәлгә кертелгән практикалар максатчан төркем балаларының 100 % ында коммуникатив, көнкүреш күнекмәләре, хәрәкәт активлыгы күрсәткечләрен яхшыртырга ярдәм итте. Балаларда сүзлек запасы киңәйде, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу күнекмәләре формалашты. Шулай ук хәрәкәтләнү күнекмәләре һәм моторика яхшыру да күзәтелә.