«Өлкән буын» федераль проекты чараларын тормышка ашыруның арадаш нәтиҗәләре турында

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

Әгәр 2019 елда озак вакыт карау буенча хезмәтләр белән 1 638 татарстанлы колачланган булса (социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкәннәрнең 12 %), узган ел бу сан 3 682 җитте (16,1 %).

2021 елда «Өлкән буын» федераль проектында каралган күрсәткечләргә ирешү максатыннан, 

- 3 161 кешене (эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләрнең һәм озак вакыт карауга мохтаҗ булган инвалидларның гомуми саныннан 16,6 %) озак вакыт карау хезмәте белән колачлау планлаштырыла;

- социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль хезмәтләр белән 33 067 кешене (Татарстан Республикасында эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның һәм инвалидларның гомуми саныннан 3,1 %) тәэмин итү планлаштырыла.

Кеше каравына мохтаҗ булган гражданнарга озак вакыт карау буенча социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтү максатларында республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеге оештырылды. «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасында «Озак вакыт карау системасы» модуле булдырылды, аның ярдәмендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмалары чит кеше каравына мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидлар турында мәгълүмат алышалар. Шунда ук озак вакыт карау системасы кысаларында социаль һәм медицина хезмәтләрен алучылар турында мәгълүматлар туплана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәтләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аларның кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап күрсәтелә.

Агымдагы елның 15 июненнән республикада озак вакыт карау системасына кертелгән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен түләүсез социаль пакет бирү каралган, аңа карау буенча хезмәт күрсәтү керә. Карау буенча хезмәтләр җыелмасы, аларның саны һәм ешлыгы чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнгән.

Чит кеше каравына мохтаҗлыкның өченче дәрәҗәсенә караган хезмәт алучылар өчен медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең уртак патронажы оештырыла. Әйтик, табиб-терапевт гражданинга кимендә аена 1 тапкыр, ә шәфкать туташы – кимендә 2 атнага 1 тапкыр килә. Чаралар медицина күрсәткечләре буенча гамәлгә ашырыла.

Социаль хезмәткәрләр патронаж кысаларында карамактагыларның гомуми торышын күзәтү буенча шәхси көндәлек алып баралар. Кирәк булганда, медицина хезмәткәрләре өлкән кешене дәвалау планына һәм тәрбия буенча чаралар оештыруга төзәтмәләр кертә.

Моннан тыш, барлык озак вакыт карау буенча хезмәт алучыларга индивидуаль планнар эшләнгән.

Озак вакыт карау системасының тагын бер мөһим өлеше – өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәү өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә кертү. Мондый технологияләр арасында:

- «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» программасы республикада 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. 2021 елның 1 сентябренә Татарстанда өлкән буын кешеләре өчен 32 гаилә булдырылган;

- «Карау мәктәпләре» 2019 елдан республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында эшли. Мәктәпләрдә өлкәннәрнең һәм инвалидларның туганнарын тәрбияләүнең төп алымнарына, кече реабилитация чараларын куллануга өйрәтү, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен торак биналарны адаптацияләү мәсьәләләре буенча консультация бирү гамәлгә ашырыла. 2020 елда федераль бюджет акчасына җиһазлар: кече реабилитация чаралары, күрсәтмә материаллар, манекеннар һ. б. сатып алына. 2019 елда Карау мәктәпләрендә 234 кеше, 2020 елда – 1 791 кеше, 2021 елның 1 сентябренә 1 497 – татарстанлы белем алды;

- «Караучы» («Сиделка»). Технология 2019 елдан бирле дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итеп тормышка ашырыла. 2019 елда 193 кеше хезмәт алды, 2020 елда – 775, 2021 елның 1 сентябренә – 420 кеше.

2020 елдан Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекләр (төркемнәр) ачыла башлады. Узган ел инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 5 бүлек эшләсә, бүгенге көндә 13 бүлек, 36 төркем исәпләнә. Анда когнитив тайпылышлары булган өлкәннәргә һәм интеллект бозылышы булган, аутистик спектрда тайпылышлары булган инвалидларга хезмәт күрсәтелә. 2020 елда бу хезмәтне 159 кеше алды, 2021 елның 1 сентябренә хезмәт күрсәтүдә республиканың 720 кешесе тора.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмалары арасында ведомствоара хезмәттәшлек шулай ук авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында да каралган. Чараларны тормышка ашыру өчен 2019 елда федераль бюджет акчаларына 43 LADA Largus KUB автомобиле сатып алынган иде.

2019 елда медицина оешмаларына авыл җирлегеннән 36,6 мең кеше китерелгән булса, 2020 елда – 45,3 мең өлкән авыл кешесе. Агымдагы елга план – 60 373 кеше.

2021 елның 1 сентябренә республиканың медицина оешмаларына 40,9 мең татарстанлы китерелгән, шул исәптән 31 673 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә (162 131 кешедән 19,5 %).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International