Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 8 нче майдан 17 сенә чаклы республикада 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы 10 сы көнне Казанның «Инжиниринг» ҖЧҖдә була. Сочи шәһәрендәге объектта монтажлау эшләре барышында монтажчы уемга килеп төшә һәм үлә.
Авыр җәрәхәт очрагы Яр Чаллы предприятиесе “Камаз” Тимерчеләр заводы ААҖсендә 11 майда теркәлгән. Биредә эш барышында тимерченең кулына пресс төшкән.
Ә менә төркемле бәхетсезлек очрагы исә шулай ук Яр Чаллыда 10 май көнне булган. Миллениум күперендә төзекләндерү эшләре бара торган, киртәләп алынган өлештә асфаль-бетон җәюче эшчене бәрдергән. “Автомобиль юллары һәм аэродромнар төзүче Кама тресты” ААҖ хезмәткәрләренең сәламәтлегенә дә зыян килгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.