Идел Буе районының эшсез гражданнарына 300 артык хезмәт урыны тәкъдим ителде

2013 елның 17 мае, җомга
Кичә Идел Буе районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыны табуда авырлыклар кичергән гражданнар өчен ярминкә үткәрелде.
Биредә шәһәр предприятиеләренең кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Алар арасында шәһәрнең 5 нче номерлы клиник хастаханәсе, Универсиада авылы, Казанның электротехника заводы, Теплоконтроль ҖЧҖсе, “Динамо” спорт базасы һәм башкалар бар иде. Барлыгы 323 буш эш урыны тәкъдим ителде.
Ярминкәдә 264 кеше булса, шуларның 30ы эш урыннарына юллама алды. Килгән кешеләргә гәзит, журнал, буклетлар да таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International