Питрәчнең “Шатлык” приютында “Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте белгечләре булып кайтты

2013 елның 17 мае, җомга
Бу көннәрдә Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре булып кайтты. “Яңа гасыр” хәрәкәте рәисе Алсу Тарханова приют карамагындагы балалар каршында чыгыш ясады. Ул балаларга табигатьне саклау турында презентация күрсәтеп узды. Алсу Абдрахмановна үсеп килүче буынга экология проблемаларын чишүгә, иҗтимагый гаделлеккә багышланган  китаплар бүләк итте.
Биредә шулай ук Питрәч районының үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Белгечләр балалар китаплары язучыларының иҗатлары белән таныштырды, төрле викториналар уздырдылар.
Чара барышында районның “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар концерт программасы тәкъдим иттеләр. Приют карамагындагы балалар да үз чиратында берничә җыр башкарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International