Халыкара балалар өчен ышаныч телефоны көне кысаларында Казанның халыкны социаль тәэмин итү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре берничә чара уздырдылар. Урамда үткәрелгән "Без - элемтәдә" дип исмеләнгән акция башкаланың барлык районнарында да үткәрелде. Чара барышында яшүсмерләргә флагчыклар, төсле буклетлар, визит карточкалары, шарлар таратылды. Аларда балалар өчен ышаныч телефоны номерлары күрсәтелгән иде.
Шул ук көнне белгечләр өчен "Телефон буенча белешмәләр бирү" дигән темага укыту семинарлары да уздырылды. Чара "Белгеч белән диалог" дип исемләнгән тренинг үткәреп тәмамланды.