Буа интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән шәхси дәресләр үткәрәләр

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында баш миен өйрәтү, хәтер, игътибар, фикерләүне яхшыртуга ярдәм итә торган «Саннар эзләү» дигән дәрес узды.

Дәресләр игътибарны туплау өчен яхшы гына күнегү булып хезмәт итә. Баштан гади дәрәҗәдән башларга кирәк, акрынлап катлаулы дәрәҗәләргә күчәргә. Интеллектны көненә берничә минут вакыт эшләтергә кирәк. Әгәр дә мускулларны эшләтмәсәң, алар көчсезләнергә мөмкин. Тәҗрибә күрсәткәнчә, баш мие өчен даими дәресләр өлкән кешеләрнең хәтерен яхшырта.

«Интеллектуаль сәләтләр үссен өчен көненә биш минут шөгыльләнү дә җитә», – ди тернәкләндерү буенча белгеч Шараева Ләйсән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International