«Ышаныч» үзәге белгечләре социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына бәя бирделәр

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

2021 елның 20 августында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары юрисконсульт белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән очрашты.

Социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатны тикшереп тору социаль хезмәтләр тулылыгын һәм үз вакытында күрсәтелүен тикшерү, хезмәт күрсәтү буенча документлар алып баруны һәм рәсмиләштерүне тикшерү юлы белән башкарылды.

«Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шулай ук автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм булдырмау чараларын үтәү, COVID-19дан вакциналаштыру кирәклеге турында да сөйләштеләр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча гражданнарның күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булуы ачыкланды. Социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр турында җылы сүзләр әйттеләр һәм аларның җаваплы мөнәсәбәте, игътибары һәм кайгыртуы өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International