24 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы «Үз тынычлыгыңны табарга» дигән мини-тренинг үткәрде.
Чара стресс йогынтысын нейтральләштерү методларын куллануның гамәли күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Дәрес темасына катнашучыларны кертү максаты белән психолог «Күбәләк турында» дигән әкият сөйләде, аның төп фикере – һәр кеше үз язмышына хуҗа булуы. Аннары «Тән һәм кәеф», «Тыныч һәм агрессив җаваплар», «Сулыш» күнегүләре үткәрелде. Тренингны «Татулык, килешмәү, бәяләү» күнегүе белән төгәлләделәр.
Үткәрелгән тренингтан соң катнашучылар мондый дәресләр стресслы хәлләргә каршы торырга һәм үзләрен тыныч хис итәргә булышалар, дип билгеләп үттеләр.
Тренингта ун кеше катнашты.