«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән «Суворовның җиңүләре» дигән тематик сәгать уздырдылар

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

15 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Анисимова балаларны бөек шәхеснең эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан «Суворовның җиңүләре» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.

Тематик сәгатьтә бөек полководецның балачак еллары, беренче сугышлар һәм Суворов шәхесенең хәрби стратег буларак формалашуы турында сөйләнелде. Балалар аның канатлы сүзләре белән таныштылар. Чараның чираттагы этабы булып «Суворовның мөһим җиңүләре»дигән видеоролик карау булды. Алар шул вакыттагы солдатларның кием-салымнарын, хәрби техниканы, хәрби хәрәкәтләрне ачык карадылар.

Аннан парларда эш булды. Балалар С. Алексеевның «Измаил», «Күчеш», «Батырлык» хикәяләреннән өзекләр укыдылар һәм «Суворовка хәрби стратегиядә билгеләнгән максатка ирешергә нинди шәхси сыйфатлар ярдәм итте?» соравына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International