Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр шәһәр паркына барып кайттылар

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Александр паркында булдылар. Шахмат яратучылар эскәмияләргә урнаштылар һәм берничә партия уйнадылар, ә уйный белмәүчеләргә интернат-йорт белгечләре кызыклы викторина тәкъдим иттеләр.

Өлкән кешеләр сорауларга җавап бирделәр, дөнья илләре һәм шәһәрләре турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Викторина Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Биремнәр арасында социаль хезмәтләр алучылар сулыш өчен күнегүләр башкардылар.

Вакыт сизелмичә дә үтеп китте, барысы да бик яхшы кәеф белән кире интернат-йортка юнәлделәр. Үзләре йөрүчеләр коляскадагы дусларына баскычтан төшәргә булышты, парк юлларыннан аларны рәхәтләнеп этеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International