Август аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шулай итеп, 2021 нче елда 28, 29 һәм 30 нчы август ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International