Республиканың эш бирүчеләре тарафыннан 52 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

2021 елның 11 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 900 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 207 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,88 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 52 097 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 244 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,34 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 637 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 23 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International