Түбән Кама районы балалары өчен спорт ярышы

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Махсус Олимпиаданың 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында 4 нче августта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Лубина спорт чарасы уздырды. Анда тугыз балигъ булмаган бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. 

Дәрес спорт ярышы формасында узды, аның барышында балаларны аларга таныш булмаган спорт төрләре белән таныштырдылар, яңа күнегүләр һәм уеннар күрсәттеләр. Балалар рәхәтләнеп йөгерделәр, сикерделәр, ярыштылар, бер-берсенә булыштылар. Уеннарда җиңү өчен катнашучыларга баллар исәпләнде, ә спорт ярышының ахырында командаларга зур булмаган кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. 

Чара ахырында «Веста» үзәге белгече балаларга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дуслыкның кадерен белергә киңәш итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International