Гаиләдәге тәрбия проблемалары бүген аеруча актуаль. Балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре балалар сәламәтлеге өчен зур әһәмияткә ия. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр тәрбия процессында мөһим роль уйный, һәм аларның бозылуы тискәре нәтиҗәләргә китерә.
Бүген ата-аналар үз балаларын тәрбияләү мәсьәләләре буенча белгечләргә ярдәм сорап ешрак мөрәҗәгать итәләр, баланың үз-үзен бәяләвен ничек арттырырга, аны ничек аңларга, мөнәсәбәтләрне ничек ачыктан-ачык һәм гадел итеп төзергә икәнлеген белергә телиләр.
Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева социаль хезмәт алучылар белән «Кайгырту дәрәҗәсе» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты өлкәннәрне үз балалары белән конструктив хезмәттәшлеккә өйрәтү иде. Педагог хезмәттәшлек, ышаныч һәм үзара хөрмәт атмосферасында ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шулай ук квалификацияле ярдәм күрсәтте.
