Алабуга тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар виртуаль экскурсиядә булдылар

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

4 августта, спелеологларның һөнәри бәйрәмендә, Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр үзләре өчен яңа һөнәр белән таныштылар.

Үзәк тәрбиячеләре балалар өчен виртуаль экскурсия оештырдылар, аның барышында балалар мәгарәләрне өйрәнүчеләр турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Һөнәри юнәлеш бирүче дәрестә катнашучыларга җир асты мәгарәләре һәм спелеологлар турында видеоролик күрсәтелде, балалар Н. Сладковның «Таш күк астында» дигән хикәясен укыдылар һәм хәтта үз куллары белән әкияти мәгарә кордылар.

Чара балаларның һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтүгә, иҗади карашны һәм активлыкны үстерүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International