Махсус Олимпиаданы каршылап

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Җәй дәвамында Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасы буенча дәресләр үткәрелә. Тренировкалар комплексына обруч, гимнастика таягы һәм туп белән күнегүләр керә.

Җылы һава торышы саф һавада дәресләр үткәрергә ярдәм итә. Балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә иртәнге гимнастикада бик теләп катнашалар. «Яшь атлет» программасы ике яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен максималь иртә физик үсешкә ярдәм итә торган база спорт күнекмәләрен кертә, комплекслы реабилитациянең сизелерлек нәтиҗәләренә ирешергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International