Бөгелмә районында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Людмила Голубева «Мәктәптә буллинг» дигән профилактик акция үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
Акция кысаларында педагог балаларны буллинг төрләре, сәбәпләре һәм нәтиҗәләре белән таныштырды, ничек буллинг корбаны булмаска икәнлеге турында сөйләде. Шулай ук комплекслы үзәк белгече балаларга ышаныч телефоны номерын искә төшерде, аның буенча алар психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.
Чара ахырында һәр катнашучы мәгълүмати материаллар алды.